Лесхозская сельская библиотека - филиал № 22

«Мәңге яши Тукай безнең күңелләрдә!»

26 апрельдә, Үрнәк балалар бакчасында бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның 138 еллыгына багышланган «Мәңге яши Тукай безнең күңелләрдә»  исемле әдәби кичә үтте. Тамашачыларга « Милләтемнең кояшы син, и моңлы, нурлы Тукай!» исемле китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Балалар Тукайның “Туган тел”, “Эш беткәч уйнарга ярый”, “Кызыклы шәкерт” һәм башка әсәрләрен бик матур әдәби телдә башкардылар. Яшь буынның Тукай әсәрләрен яхшы белүләре, шагыйрьнең әсәрләрен яратып матур әдәби телдә  укулары бик куанычлы. Тукай иҗаты – милләтебезне, әдәбиятыбызны киләчәк буыннарга җиткерү юлында һәркайсыбызга илһам чишмәсе булып тора.