Лесхозская сельская библиотека - филиал № 22

"Китаплы гаилә - гыйлемле гаилә"

4 апрелдә Урта Пошалым мәдәният йортында Арча үзәкләштерелгән китапханәләр системасы оештырган "Китаплы гаилә - гыйлемле гаилә" дип аталган бәйгенең зона этабы узды. Анда Үрнәк, Урта Пошалым, Казанбаш, Сурнардан килгән китап укучы гаиләләр катнашты.  Катнашучылар төрле номинацияләрдә бүләкләнделәр.Үрнәктән килгән Әхмәтгәрәевләр  гаиләсе бик уңышлы чыгыш ясап, "Китаплы гаилә" номинациясендә җиңү яулады. Илсөяр Әхмәтгалиеваның Габдулла Тукайның “Кышкы кич” шигырен гаилә белән матур итеп укулары беркемне дә битараф калдырмады.  Шундый булдыклы, укымышлы күп балалы гаиләләр булуы безнең өчен дә бик куанычлы.