Лесхозская сельская библиотека - филиал № 22

И хатын-кыз! Сүнәр иде тормыш, син булмасаң әгәр дөньяда

7 мартта Лесхоз  мәдәният йортында  «И хатын-кыз! Сүнәр иде тормыш, син булмасаң әгәр дөньяда » исемле халыкара хатын-кызлар көненә багышланган әдәби музыкаль кичә узды. Программада хатын-кызларыбыз өчен котлаулар,  музыка, конкурслар, викториналар белән аралашып барды. Тамашачылар әниләр турында шигырьләр һәм риваятләр тыңладылар, үзешчән сәнгать артистларының җырларын тыңладылар. Иң дулкынландыргыч мизгел, алып баручының уллары махсус хәрби операциядә катнашкан әниләрне котлавы булды.Шулай ук фойеда Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган китап күргәзмәсе оештырылды.