Лесхозская сельская библиотека - филиал № 22

Ватанга хезмәт итү бөек бурыч

23 февральдә бөтен ил Ватанны саклаучылар көнен бәйрәм итә. Ул- барлык буын ир-егетләребезнең бәйрәме.  Бу көнне без  тыныч тормышыбызга,  батыр- кыю солдатларыбызга , Ватанны саклаучыларга  дан җырлыйбыз! Әлеге датага багышлап, 22 февральдә Лесхоз мәдәният йортында “Ватанга хезмәт итү бөек бурыч” дигән патриотик уен үткәрдек. Чарага башлангыч сыйныф укучыларын һәм аларның әтиләрен чакырдык. Балалар  вакытлыча әкият персонажлары булып та, хәрби очучылар буларак та төрле биремнәрдә катнаштылар. Бәйрәм кысаларында балалар һәм әтиләр өчен төрле конкурслар һәм эстафеталар үткәрелде. Балаларга шигырьләр укыдылар, 23 февраль көненә багышланган җырлар башкарылды. Әти-әниләр кечкенә артисларыбызның иң тугры җанатар булдылар.