Лесхозская сельская библиотека - филиал № 22

Син истә һәм йөрәктә, Сталинград!

1943 елның  2 февралендә совет гаскәрләре  Сталинград янындагы алман-фашист гаскәрләрен тар-мар итәләр. Сталинград сугышы илебезне гитлерчылардан азат итү башлангычы,  совет армиясенең җиңү маршында иң мөһим адым булды. Әлеге әһәмиятле датага багышлап мәдәният йортында яшүсмерләр өчен "Син истә һәм йөрәктә, Сталинград!" дигән батырлык сәгате узды. Чара барышында  катнашучылар икенче бөтендөнья сугышының иң зур һәм канлы сугышларының берсе турында күп кенә яңа фактлар белделәр. Китапханәче Сталинград шәһәрен саклаучыларның бөек  батырлыгы һәм бердәмлеге  турында сөйләде. Сталинградны яклаучылар хөрмәтенә куелган Мамай курганындагы мемориаль комплекс,  "Сталинград сугышы" музей-панорамасы турында тыңладык. Яшьләр В. Некрасовның "Сталинград окопларында" повестеннән өзекләрне зур кызыксыну белән тыңлады.  Һәлак булганнарны бер минут тынлык  белән искә алдык. Чараны «Сталинград никем не покоренный» китап күргәзмәсенә күзәтү белән тәмамладык.