Лесхозская сельская библиотека - филиал № 22

Спортландия илендә

Спорт белән кызыксындыру максатыннан 13 гыйнварда 1-4 сыйныф укучыларын "Спортландия илендә" мәдәни-спорт чарасына чакырдык. Очрашу башында, балаларның һәрберсенең спорт белән азмы- күпме бәйле булуы ачыкланды: кемнәрдер велосипед йөрергә,  футбол уйнарга, ә кемнәрдер йөзергә өйрәнә. Очрашу барышында балалар  Олимпиаданың ничек барлыкка килү тарихын, Олимпия спорт төрләре һәм чемпионнар турында зур кызыксыну белән тыңладылар. Аннан соң  аларны спорт турында табышмаклар көтә иде. Уен барышында балаларга спорт турындагы белемнәре генә түгел, әдәби белемнәр дә бик кирәк булды. "Әдәби каһарманнар тормышында спорт" виртуаль викторинасы сорауларына җавап бирделәр. Балалар спортны  ныклап яратуларын исбатлап,  үз командаларына  җиңү яуладылар. Иң күңелле мизгелләр -  ярышлар ахырында  җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы. Монда дуслык җиңде!