Лесхозская сельская библиотека - филиал № 22

Дракошада кунакта

Чарага  5 яшьтән 12 яшькә кадәр балаларны чакырдык. Бәйрәмгә балалар әти-әниләр белән бергә килделәр. Без балалар өчен  кызыклы һәм бай бәйрәм программасы әзерләдек. Катнашучылар Яңа елны бәйрәмен үткәрү тарихы, Яңа ел табыны үзенчәлекләре турында белделәр. Яңа ел программасына кызыклы әкият персонажларын да чакырдык. Ә барыбызны да куандырып Кыш бабай һәм Кар кызы килгәч, чын күңел ачу башланды: чыршы тирәсендә әйлән-бәйлән уены, Яңа ел җырлары һәм биюләре, шигырьләр укылды. Кыш бабай һәм Кар кызы бик күп Яңа ел бәйгеләре, "Күңелле карусель", "Яңа ел серпантины", "Боз табышмаклар" һ.б. уеннар уздырды. Җиңүчеләргә татлы  призлар бирелде. Күңелле музыка, яхшы күңел, Кыш бабай һәм Кар кызының котлаулары  барлык катнашучыларыга бәйрәм рухы һәм ел буена җитәрлек энергия өстәде.