Лесхозская сельская библиотека - филиал № 22

Күңелләр үткәнгә кайтканда

Бәйрәмне Үрнәк авылы хакимияте башлыгы Илгиз Камалетдинов ачып җибәрде. Элекке авыл җирлеге башлыгы, бүгенге көндә Казанка авылы имам хатибы Мусин Фәнәвил Шәрип улы дога белән дәвам иттерде. Бәйрәмдә катнашучыларның  бер берсенә һәм яшьләргә әйтер сүзләре бихисап иде. Менә алар: күп еллар авыл җирлеге башлыгы булган Мотахарова Мәймүнә, Котельникова Тамара Александровна, китапханәче Кузнецова Любовь Анатольевна, Титова Людмила Яковлевна,мәдәният йорты җитәкчеләре Калимуллина Рузия һәм Гәлиәхмәтова Суфия апалар, техник хезмәткәрләр Дарахунова Фәния һәм Ризванова Ризәлә апалар.

Бәйрәмне музыкаль яктан бизәгән Мөнирә Бариева,  Лилия Шавалиевалар үзләре яратып башкарган  җырларны халыкка җиткерде. Каюм Вильданов һәм Алисә Дарахунованың музыкаль сәламнәре бәйрәмгә ямь өстәде.