Лесхозская сельская библиотека - филиал № 22

Үрнәк бистәсенең билгеле һәм билгесез битләре

25 декабрьдә Лесхоз китапханәсендә "Үрнәк бистәсенең билгеле һәм билгесез битләре" дигән тарих сәгате узды. Туган як аның тарихын белгәндә тагын да якын була. Чарада "Туган як елъязмасы" электрон презентациясе күрсәтелде. Катнашучылар игътибарына фотосурәт күргәзмәсе тәкъдим ителде. Лилия Ренатовнаның чыгышын кызыксыну белән тыңладылар. Ул безне бистәбезнең нигез салуына һәм үсешенә зур өлеш керткән алпавыт Габдрахман Әхмәт улы Ишморатов белән таныштырды. "Туган якны  бел һәм ярат" викторинасында катнашып үзебезнең белемебезне дә тикшердек. Чара туган як, табигать турында шигырьләр һәм  җырлар белән аралашып барды.