Лесхозская сельская библиотека - филиал № 22

Исемең — билгесез, батырлыгың — үлемсез

3 декабрь – билгесез солдат көне буларак билгеләп үтелә. Илебез тарихында иң дәһшәтле саналган Бөек Ватан сугышында миллионлаган кешенең гомере өзелде. Сугыш кырларында билгесез югалганнар саны да меңәрләгән. Безнең якты киләчәгебез хакына башын салган каһарманнарны без һәрвакыт истә тотарга тиеш. Шул максаттан Лесхоз  авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә “Исемең — билгесез, батырлыгың — үлемсез”- исемле батырлык сәгате оештырдык. Кичәгә Лесхоз урта мәктәбенең 8 нче сыйныф укучылары килгән иде. Очрашуыбызны обелиск янына чәчәкләр куюдан башладык. Мәдәният йортында укучылар белән әләге истәлекле датаның оештырылуы тарихы, безнең җирлектән сугышка китеп кайтмый калган батырлар турында сөйләштек.