Лесхозская сельская библиотека - филиал № 22

Аналар улларын көтә…

Лесхоз мәдәният йортында махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребезнең  әниләре белән "Аналар улларын көтә..." исемле  бик матур эчтәлекле, җылы очрашу үтте. Бу хатын-кызлар –  махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребезнең әниләре. Һәркайсының үз тарихы, үз язмышы, ләкин аларны берләштергән сыйфат – аларның авыр минутларда илебезне яклау өчен кулына корал алган Россия патриотларын тәрбияләү. Әниләр үз уллары турында сөйләделәр, кыенлыклары белән уртаклаштылар. Сәхнәдән әниләрне хөрмәтенә  чын күңелдән әйтелгән сүзләр,  шигырьләр яңгырады. Үзэшчәннәребез аларга багышлап моңлы җырлар, биюләр башкадылар.