"Әниләрнең олы йөрәгенә изгелекнең сыйган барысы да"
25 ноябрьдә Әниләр көненә багышланган «Әниләрнең олы йөрәгенә изгелекнең сыйган барысы да» исемле әдәби музыкаль кичә оештырылды. Кадерле тамашачыларыбыз - әниләр хөрмәтенә берсеннән берсе эчтәлекле, матур котлау сүзләре яңгырады. Кичә барышында тамашачылар әниләргә багышланган шигырьләр , риваятләр, җырлар тыңладылар. Мәдәният йорты фойесында «Әниләргә мәдхия» исемле китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә тәкъдим ителгән китапларда гаилә кыйммәтләре турында әдәбият белән беррәттән, көнкүрештә бик кирәкле булган киңәшләр дә табып була иде.