Лесхозская сельская библиотека - филиал № 22

Конституция турында нәрсә беләсез

6 ноябрьдә Татарстан Республикасында Конституция көне  буларак билгеләнеп үтелә.  Шул уңайдан 7 ноябрьдә 5-6 сыйныф укучылары өчен "Конституция турында нәрсә беләсез" викторинасын уздырдык. Катнашучыларга республикабызда Конституциянең кабул ителү тарихы турында сөйләдек, Татарстан Республикасы гражданының хокуклары һәм бурычлары турында мәгълүмат белән таныштырдык. Чарада "Конституция - Татарстан Республикасының төп законы" электрон презентациясе кулланылды. Балалар"Конституция турында нәрсә беләсез" электрон викторинасы сорауларына җавап бирделәр. Аннары  "Әкият-ялган, ә анда дөреслек" әкият викторинасында катнаштылар.Әкият геройлары мисалларында катнашучылар республикабызның төп законы һәрберебез өчен язылганлыгына тагын бер кат инандылар. Чара "Конституция битләре буенча" китап күргәзмәсе белән тәмамланды.