Лесхозская сельская библиотека - филиал № 22

Дуслык боҗрасы

3 ноябрь көнне, Халык бердәмлеге көне бәйрәменә багышлап   3-4 сыйныф укучылары өчен "Дуслык боҗрасы" уен программасы оештырдык. Башта  балаларга әлеге бәйрәмнең  тарихын сөйләдек. Халык геройлары - Кузьма Минин һәм кенәз Дмитрий Пожарский турында алар күп мәгълүмат белделәр. Кичәдә катнашучылар бәйрәмнең  тарихы турында фикер алыштык, ата-бабаларыбызның Ватаныбыз бәйсезлеге хакына батырлыклары, Россия өчен әлеге датаның әһәмияте турында сөйләштек .  Тәкъдим ителгән викторина сорауларына  актив җавап биреп, Россия каһарманнарының исемнәре, бөек бабаларның батырлыклары искә алдык. "Мин Россиядә яшим" рәсем бәйгесе кызыклы узды. Сәфинә Абдуллиннаның  Н. Майданикның  "Халык бердәмлеге көне" шигырен сөйләве бәйрәмгә аеруча ямь өстәде. "Халыклар берләшүендә - Россия көче" китап күргәзмәсендә илебез тарихына, 1612 ел вакыйгаларына багышланган китаплар тәкъдим ителде. Чара ахырында  балалар белән бергәләп дуслык чәчәген җыйдык  һәм халыкларның бердәмлеге символы итеп  кулга кул тотыныштык. Бәйрәм чарасы "Бердәм булганда - без җиңелмибез!" девизы астында узды.