Лесхозская сельская библиотека - филиал № 22

Дөнья халыклары әкиятләре

Халык авыз иҗаты – ул тиңе булмаган хәзинә. Татарстан Республикасында Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы кысаларында китапханәдә 5 сыйныф укучылары өчен "Дөнья халыклары әкиятләре" әдәби круизы уздырдык. Балаларны  китапханәче дөнья  халыкларының тормыш рәвешен, милли байлыгын чагылдырган әкиятләр белән таныштырды. Әкиятләр бик борынгы заманнарда, әле язу булмаган чорда ук барлыкка килгән. Гасырлар дәвамында халык аларны камилләштерә. Чара барышында "Әкият геройлары", "Сез беләсезме?", "Әкият киеме", "Әкият аяк киеме", "Вакыйгалар буенча әкиятне таны", "Нинди әкиятләр турында сүз бара?"  уеннарында балалар актив катнашты. Чара электрон презентация белән үрелеп . Очрашу "Халык әкиятләре дөньясында" китап күргәзмәсенә күзәтү белән тәмамланды.