Лесхозская сельская библиотека - филиал № 22

Үлемсез батыр эзеннән

19 октябрь көнне «Поющие фотографии войны» проекты кысаларында Лесхоз китапханәсендә "Үлемсез батыр эзенән" патриотизм сәгате узды. Сугышта һәлак булган рота командиры урынбасары лейтенант Хафизов Шәрип Хафиз улы кызы Степанова Алия Шәриповна белән очрашуга Арча агросәнәгать һөнәри көллияте студентлары килде. 2015 елда Степановлар гаиләсе 12 еллык эзләнүдән соң Воронеж өлкәсенең Россошь авылында әтисенең каберен таба. Шул ук елны кабергә барып зиярат кылып кайттылар. Алия Шәрип кызы истәлекләрендә үз шәхси тормышындагы вакыйгаларны гына түгел,  илебез өчен фаҗигале көннәрдә авылыбыз тормышы турында да сөйләде.

Чарада  масус хәрби операциядән кыска сроклы ял алуга кайткан Румис катнашты. "Без хәзер халкыбызның батырлыгы турындагы  истәлекләребезне сакларга һәм аны киләчәк буыннарга  тапшырырга тиешбез,” - диде ул. Батыр авылдашыбыз мисалында  балалар чын каһарманнарның янәшә яшәүен, аларның Ватанга мәхәббәтен күрделәр. Чыгышын тәмамлап  Румис балаларга туганнарын саклап- яратып, яхшы белем алуларын теләде. Тиздән ул хезмәт урынына китә. Без якташларыбызның  тынычлыкны  намус белән саклаулары белән горурланабыз. Бүген мондый мөһим бурычны үтәүчеләргә сәламәтлек һәм тизрәк җиңеп кайтуларын телибез!

Мондый очрашулар һәрвакыт күз  яшьләре белән һәм күңел кылларын тибрәтеп  уза. Студентлар кунакларның чыгышларын игътибар белән тыңлап кына калмыйча, кунаклар алдында әдәби-музыкаль композиция белән чыгыш ясадылар.