Лесхозская сельская библиотека - филиал № 22

Бар гүзәллек синдә, урманым

Быел да 16 сентябрьдә урман хуҗалыгында эшләүчеләр һәм ветераннар өчен”Бар гүзәллек синдә , урман!” исмеле әдәби музыкаль кичә оештырылды. Кичә «Урманым-язмышым минем» исеме астында китап күргәзмәсе белән танышудан башланды.Озак еллар урман хуҗалыгына хезмәт иткән Вәккас Зиятдинов, Филира Гобәйдуллиналар яшьләргә үзләренең изге теләкләрен җиткерделәр. Кичә җыр, бию, котлаулар белән үрелеп барды.