Лесхозская сельская библиотека - филиал № 22

“Ватаным җәүһәрләре”

Лесхоз мәктәбенең башлангыч сыйныфларында 74 бала укый.  15 сентябрьдә “Укучының мәдәни көндәлеге” проекты кысаларында алар өчен “Ватаным җәүһәрләре” исемле мәдәни дәрес үткәрелде. Кичәнең беренче өлешендә республика күләмендә оештырылган “Укучының мәдәни көндәлеге” проекты, көндәлекне куллану таләпләре белән таныштырдым.  Икенче өлештә балалар Татрстаныбызнең тарихы, бүгенгесе буенча виртуаль сәяхәт ясадылар, сорауларга бик теләп җавап бирделәр. Кичәбез ахырында һәр балага тантаналы рәвештә мәдәни көндәлек тапшырдык.