Лесхозская сельская библиотека - филиал № 22

Каталог һәм картотекалар дөньясына сәяхәт

Лесхоз урта мәктәбенең 6  сыйныф укучылары өчен «Каталог һәм картотекалар дөньясына сәяхәт» дигән китапханә дәресе үткәрелде. Дәрестә катнашучыларга үзләренең сорауларын дөрес төзү, белешмә-библиографик аппараттан файдалану, кирәкле материалны тиз һәм җиңел табу, әдәбият исемлекләрен дөрес төзү  турында бик әһәмиятле мәгълүмат бирелде.

   Балалар каталог белән эшләүнең төп принциплары, алфавит һәм системалы каталоглар, каталог карточкалары белән җентекләп таныштылар. Алар системалы һәм алфавит каталоглары ярдәмендә әдәбиятны үзләре сайларга өйрәнделәр.

Китапханәче энциклопедияләр, сүзлекләр, белешмәләр турында сөйләде һәм китапханәдә нинди белешмә басмалар барлыгын күрсәтте, библиографик әсбаплар белән таныштырды һәм белешмә һәм библиографик басмаларны мәгълүмат эзләүдә ничек кулланырга мөмкинлеген сөйләде.