Лесхозская сельская библиотека - филиал № 22

Игелек кыл!

Китапханәдә Лесхоз урта мәктәбенең бишенче сыйныф укучылары өчен "Твори добро" игелеклелек дәресе үтте. Балалар белән да бергәләп кайсы кешене яхшы дип атарга мөмкин, нинди гамәлләр аны бизи кебек сорауларга җавап эзләдек. Үзебезнең якыннарыбызга, тирә-юньдәге кешеләргә карата яхшы эшләр башкару мисалларын китердек, яхшылык турында мәкальләрне искә алдык. Балалар "Хикәягә тылсымлы сүз өстә”, "Барысы да үз кулыңда"  уеннарын бик кызыксынып уйнадылар. "Яхшы булу җиңелме?" дигән сорауга җавапны да бергәләп эзләдек. Игелеклелек дәресләрендә дуслык турында да сөйләштек. Балалар өйләрендә, сыйныфта бер-берсенә ничек ярдәм итүләре турында сөйләделәр. Чараны "Яхшылык йолдызлар яндыра" китап күргәзмәсенә күзәтү белән тәмамладык.