Лесхозская сельская библиотека - филиал № 22

Терроризмга җавап ЮК

Һәр елны 3 сентябрьдә  Россиядә террорчылыкка каршы көрәш көне билгеләп үтелә. Россиянең бу истәлекле дата 2004 елдан Бесландагы фаҗигале вакыйгалар белән бәйле. Быел мәдәният йортында Лесхоз урта мәктәбенең 8-9 сыйныфлары укучылары өчен “Терроризмга җавап ЮК” дип исемләнгән фикер алышу сәгате үтте. Чара Бесландагы  фаҗига корбаннары истәлегенә бер минутлык тынлык белән башланып китте. Аралашу барышында катнашучылар тагын бер тапкыр җәмәгать урыннарында куркынычсызлык кагыйдәләре, теракт куркынычы янаганда саклык  гамәлләре, шулай ук безне террорчылардан саклаган хәрбиләрне искә төшерделәр.Балалар, һәркайсы өчен "тынычлык" сүзенең нәрсә аңлатуы турында  фикер йөрттеләр. Чараны 2004 елда Беслан шәһәрендә булган фаҗигале вакыйгаларга багышланган «Капля жизни» акциясе белән тәмамладык. Чарага катнашучылар «Без терроризмга каршы!» дип аталган китап күргәзмәсенә күзәтү тыңладылар.