Лесхозская сельская библиотека - филиал № 22

Флаг державы – символ славы

22 августа Лесхоз мәдәният йортында Россия флагы көненә багышланган «Флаг державы – символ славы» исемле танып белү  дәресе үтте. Мастер-класста балалар үз куллары белән Россия флагын әзерләделәр. Алар  эш белән мәшгуль вакытта без әлеге бәйрәмнең килеп чыгуы, флагтагы һәр төснең нәрсә аңлатуы турында сөйләдек. Балалар бик теләп Россия дәүләт символларына багышланган «Какого цвета Родина?» могҗизалар кыры уенына катнаштылар.

Мондый очрашулар яшь буында дәүләт символларына карата ихтирамлы мөнәсәбәт, туган илебезгә карата горурлык хисләре тәрбияләүдә үзенең өлешен кертер дип ышанабыз.