Лесхозская сельская библиотека - филиал № 22

Табигатьне йөрәк белән тыңлыйк

Җәйге ялларның соңгы атлары үтеп барганда без башлангыч сыйныф укучылары һәм "Эколята" экологик клубы әгъзалары өчен «Табигатьне йөрәк белән тыңлыйк» экологик сәяхәтен оештырдык. Әлеге чараның төп максаты - балаларда экологик культура формалаштыру, табигатькә сак карау һәм әйләнә-тирә мохиткә җаваплылыкны үстерү.

Балалар, әлеге  сәяхәттә  урманнарыбызның байлыклары турында күп кызыклы мәгълүмат тупладылар, дару үләннәрен танып белергә өйрәнделәр. Чара барышында  балалар урман турында табышмакларга җавап эзләделәр, төрле уеннар да уйнарга өлгердек.