Лесхозская сельская библиотека - филиал № 22

Ачык авыз

 Китапханә һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре бергәләп  кече яшьтәге мәктәп балалары өчен уен-фест оештырдык. Кичәнең максаты -балаларда милли мәдәниятебезгә мәхәббәт тәрбияләү, буыннар чылбырын дәвам итү. Балалар белән «Чума үрдәк, чума каз”, “Түбәтәй”, “Йөзек салыш”, “Кәрия Зәкәрия” кебек милли уеннарыбызны искә төшердек. Уен барышында без татар халык әкиятләре, табышмак, такмаклар белән таныштык. Соңынан бергәләп  “Ачык авыз” уенын уйнадык. Кичә Татарстан Җөмһүриятендә милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы кысаларында үтте.