Лесхозская сельская библиотека - филиал № 22

Шифалы миллек

17 июль илебездә бердәм фольклор көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан җирле “Ак калфак” оешмасы членнары белән берлектә “Шифалы миллек” фольклор кичәсе үткәрдек. Бергәләп миллек җыю серләрен өйрәнеп кенә калмадык, бик күңелле итеп ял да иттек. “Наза”, “Чума үрдәк, чума каз” кебек безнең яшьлек елларында еш уйналган уеннарны, татар халык җырларын  искә алып, гүзәл табигать кочагында үткәргән минутлар хәтердә озак сакланыр.