Лесхозская сельская библиотека - филиал № 22

Космоска алып баручы юл.

9 июль көнне "Җиһангирларның җәйге  атналыгы" кысаларында  ТАССРның Кама Тамагы районы Баргузино авылында туган Миннеҗанов Исфат Заһир улы белән очраштык. Исфат абый космонавтлар әзерләү үзәге ветераны, запастагы өлкән прапорщик.  Гараж начальнигы булып ,  космонавтлар , Юрий Гагарин белән бергә эшләгән кеше. Ул Хәлил Шәйхенурович белән берлектә Рәхим абый Мөбәрәкшинның каберенә зират кылды. Аларны Лесхоз мәктәбе укучылары, Рәхим абыйның туганы Раушания Ибраһим кызы, Күлтәс авылы китапханәчесе, клуб мөдире  Айсылу Гарифуллина каршы алды.Рәхим абый Мөбәрәкшин Юрий Гагаринның укытучысы булган, космонавтика өлкәсендә бик күп хезмәтләр эшләгән кеше. Без авылыбыздан шундый бөек кешеләр чыгуы белән горурланабыз. Киләчәк буынга алар турында сөйләү безнең бурычыбыз.