Лесхозская сельская библиотека - филиал № 22

«Как быть модным по-татарский»

Лесхоз авыл китапханәсендә «Татарча  ничек модалы булырга» дигән мастер-класс элементлары белән фольклор кичәсе үтте. Анда катнашучылар һәркайсы татар орнаменты тарихы, аны ясау методлары, декорда куллану турында белде. Чара электрон презентация, “Кул эшләре һәм интерьерда татар орнаментлары” видеофильмын күрсәтү белән үрелеп барды. «Халык һөнәрчеләре могҗизасы» дигән китап күргәзмәсендә татар халкының төрле һөнәрләре һәм кәсепләре турында әдәбият тәкъдим ителде. Әлеге китап күргәзмәсенә күзәтү барышында  без зур рухи байлыгыбыз булып тораган, үткән буын культурасын җиткерүче китаплар белән таныштык.