Лесхозская сельская библиотека - филиал № 22

«Халкымның милли жәүһәрләре: уен-фест»

 Китапханә һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре кече яшьтәге мәктәп балалары өчен «Халкымның милли жәүһәрләре» исемле фольклор кичәсе оештырдык. Кичәнең максаты -балаларда милли мәдәниятебезгә мәхәббәт тәрбияләү, буыннар чылбырын дәвам итү. Балалар белән «Чума үрдәк, чума каз”, “Түбәтәй”, “Йөзек салыш”, “Кәрия Зәкәрия” кебек милли уеннарыбызны искә төшердек. Уен барышында без татар халык әкиятләре, табышмак, такмаклар белән таныштык. Соңынан бергәләп  “Түбәтәй” уенын уйнадык. Кичә Татарстан Җөмһүриятендә милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы кысаларында үтте.