Лесхозская сельская библиотека - филиал № 22

Сабантуй

Язгы чәчүне тәмалап, Сабантуйны каршы алу - элек-электән зур вакыйга булып исәпләнгән һәм аны бәйрәм итүгә хәзерлек эшләре алдан алып  барылган. Быел  Сабантуй бәйрәме елдагыдан тагын да күркәмрәк, күренешләргә бай булуы белән истә калырлык итеп ачылды. Табигать тә моңа  үзенең кояшлы көне белән теләктәшлек итте.

   Сабантуй бәйрәме –ул беренче чиратта милләтләр дуслыгын чагылдыручы бәйрәм.Мәйданны гына алыйк,  җирлектә  бердәм, тату яшәүче татар, рус,чуваш, әрмән  милләте вәкилләре барысы да биредә җыелган, уйный, бии,  хезмәт куйгач ял итә. Әйе, хезмәт куючылар да һичшиксез хөрмәт-ләнергә тиеш. Мәйдан уртасына  кыр батырлары, язгы  кыр эшләренең алдынгылары чакырылды. Алар артыннан производство алдынгылары,  мәдәният, спорт, мәгариф вәкилләре  һәм башка тармак  уңганнары чакырылып  хөрмәтләнде.  

   Сабан туенда спорт ярышлары күптөрле булып, бик үзенчәлекле итеп оештырылган иде. Гер күтәрү, кул көрәштерү, аркан тартышу, чүлмәк вату, биек колга башына үрмәләп менү кебек бәйгеләрне дә бик тамашачы яратып карады.

 

   Сәхнәдә  барча халыкны үзешчәннәребез ялкынлы җыр-биюләре белән чакырып торды, ә мәйданның бер ягында  көрәш, икенче ягында төрле милли уеннарыбыз барды. Һәркем үзе теләгән ярышта көч сынашып, бүләкләр алды, кемнәрдер көрәшчеләргә дәрт биреп, алар өчен җан атып утырды. Тирә-юньне яңгыратып гармун уйнады, милли җырлар яңгырады.  

    Сабантуйның иң кызыклы бәйгесе - көрәш. Быелгы Сабантуйда да таза гәүдәле баһадирларыбыз, яшь  көрәшчеләрбез  көч сынашты.

   Бәйрәмне менә шулай колачлап, һәркем сокланырлык уздыру итеп, авылларны данлау, милләтебезне, тарихыбызны барлау ул. Бер сүз белән әйткәндә, Сабантуй бик күпләрне очрашып-күрештереп кенә калмыйча, тагын бер елга җитәрлек көч-дәрт өстәгәндер дип тә ышанасы килә. Ә без – мәдәният хезмәткәрләре әлеге милли бәйрәмебезне оештыруда һәм алып баруда көчебездән килгән кадәр ярдәм итәбез.