Лесхозская сельская библиотека - филиал № 22

Гордись Россия, ты миру Пушкина дала…

Безнең илебездә Пушкин көне барлык  милләт халыклары өчен мөһим дата. Ул бөек рус шагыйре А.С. Пушкинның туган көне белән бәйле. Быел Татарстан Республикасы Милли китапханәсе «Пушкин нон-стоп» республика акциясен оештырды. Ул 6 июньдә 11.00 сәгатьтә старт алды. Әлеге акция кысаларында Лесхоз китапханәсендә «Гордись Россия, ты миру Пушкина дала...» әдәби сәгате үтте. Очрашу барышында китапханәче шагыйрьнең тормышы һәм язмышы, аның шигъриятенең безнең  өчен әһәмияте турында сөйләде. Шагыйрьнең әсәрләре балалар  башкаруында рус һәм татар телләрендә яңгырады. Барлык катнашучылар Пушкин әсәрләренең рухын һәм тематикасын мөмкин кадәр яктырак итеп тапшырырга тырышалар. Балалар игътибарына А.С. Пушкин әсәрләре буенча әдәби уен тәкъдим ителде. Уен барышында  алар табышмакларны чиштеләр, викторина сорауларына җавап бирделәр. “Бүгенге көндә Пушкин шигырьләреннән өзекләр китерү абруйлымы? дигән экспресс-сораштыру оештырдык. Ул Александр Сергеевичның иҗаты хәзерге вакытта да популяр булуын күрсәтә, чөнки катнашучыларның барысы да диярлек әлеге сорауга уңай җавап бирделәр. «Пушкин – Россиянең бөек горурлыгы» китап күргәзмәсендә тәкъдим ителгән әдәбиятка күзәтүне дә кичәдә катнашучылар кызыксынып тыңладылар. Иң дулкынландыргыч мизгелләр чара ахырында булды. Без актив шигырь укучыларга Рәхмәт хатлары, китап кыстыргычлар һәм стикерпаклар тапшырдык.