Лесхозская сельская библиотека - филиал № 22

Урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре.

23 майда Лесхоз авыл китапханәсендә «Урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре» дигән экологик дәрес узды. Чарага «Эколята» экологик клубы әгъзаларын һәм аларның дусларын чакырдык. Әлеге чараның төп максаты - балаларда экологик культура формалаштыру, табигатькә сакчыл мөнәсәбәт һәм әйләнә-тирә мохиткә карата җаваплылык үстерү иде. Очрашуга катнашучылар урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, безнең урманнарның экологик торышын саклауда һәм яхшыртуда кешенең роле турында фикер алыштылар. Урман  турындагы табышмакларга  бергәләп җавап бирдек, табигать турында мәкальләрне һәм шигырьләрне искә төшердек. Чара ахырында  балалар  безгә урманнарны һәрвакыт сакларга һәм якларга вәгъдә бирделәр.