Лесхозская сельская библиотека - филиал № 22

Җимчәчәкле язлар килгәндә

Арча үзәкләштерелгән китапханәләр системасының методик бүлеге тарафыннан  оештырылган «Милли мәдәният саекмас чишмә” конкурсы кысаларында  язучы Лира Кадим кызы Ибраһимова- Вәлиди иҗатына багышланган    «Җимчәчәкле язлар килгәндә...» исемле әдәби фольклор кичә үткәрдек.  Бәйге таләпләре буенча без авторның халык йолаларын чагылдырган әсәрен сәхнәләштерергә тиеш идек. Тамашачылар Лира  Ибраһимова Вәлидинең  «Җимчәчәк»  әсәре буенча куелган чыгышыбызны җылы кабул итте.