Лесхозская сельская библиотека - филиал № 22

Поклонимся великим тем годам!

Сугыш елларының ачысын татыган, михнәтен күргән кешеләрнең телендә гел бер генә теләк: сугыш кына булмасын! Ә без исә елдан ел сирәгәя барган ветераннарыбызны хөрмәт итәргә тырышабыз. Быел да 8 майда  традиция буенча обелиск янына Бөек Ватан сугышында һаләк булганнар, сугыштан исән-сау кайтып та, бүгенге көндә инде безнең арабызда булмаган сугыш ветераннарын, тыл хезмәтчәннәрен искә алу кичәсе үткәрдек. Лесхоз урта мәктәбе укучылары «Вспомним всех поименно!» исемле әдәби музыкаль композиция белән чыгыш ясадылар. Тамашачылар игътибарына “Истә, һаман да истә!” исмеле китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.