Лесхозская сельская библиотека - филиал № 22

Без – Тукайлы халык!

26 апрель көнне Лесхоз мәдәният йортында бөек шагыйрь Габдулла Тукай истәлегенә багышланган  “ Без – Тукайлы халык!” исемле әдәби музыкаль кичә үтте. Тукай татар әдәбияты тарихына милли шигърияткә нигез салган һәм аның классик стилен тудырган бөек халык шагыйрь буларак кереп калган. Аның әсәрләре Ватанга, туган якка һәм халыкка мәхәббәт белән сугарылган. Шул ук вакытта алар бик гыйбрәтле һәм зирәк. Матурлыкка, хезмәт сөючәнлеккә өйрәтәләр, мәрхәмәтле, гадел һәм кыю булырга өндиләр. Укучылар күңеленә ышаныч, өмет, хыял, шатлык һәм илһам өсти.

            Чарада катнашучылар Габдулла Тукайның биографиясе, аның әдәби әсәрләре белән таныштылар. Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның драматик язмышы турындагы җентекле хикәя шагыйрьнең әкиятләре буенча шигырьләр, җырлар һәм сценкалар белән аралашып барды. Соңыннан татар халкының гимнына хверелгән  булган «Туган тел» җырын бергәләп башкардык. Әдәби-музыкаль кичә тамашачыда зур кызыксыну уятты.