Лесхозская сельская библиотека - филиал № 22

Татар халкының мәдәнияте һәм йолалары.

15 апрельдә яшьләр өчен, Татарстан Республикасында милли мәдәниятләр һәм традицияләр елына багышланган «Могҗизалар кыры»  уены үткәрелдек. Уен барышында катнашучылар һәм тамашачылар татар халкының мәдәниятен чагылдырган этнографик фольклор, традицияләр һәм гореф-гадәтләр белән таныштылар, халык йолалары һәм гореф-гадәтләре турында яңа һәм кызыклы мәглүмат алдылар. Һәр катнашучы бүләк алды һәм әлбәттә, җиңүчене суперприз көтә иде. Тамашачыларга да күңелсезләнергә вакыт калмады. Чыгышлар арасында алар өчен махсус әзерләнгән сорауларга җавап бирделәр. Чараны "һәр җәүһәрдә халкым тарихлары" китап күргәзмәсендә тәкъдим ителгән әдәбиятка күзәтү белән тәмамладык. Уен тәмамлангач, барысы да кечкенә генә булса да сюрпризлар һәм яхшы кәеф белән таралыштылар!