Лесхозская сельская библиотека - филиал № 22

Справочно-библиографический аппарат библиотеки

Лесхоз урта мәктәбенең 10-11 сыйныф укучылары өчен «Китапханәнең белешмә-библиографик аппараты – мәгълүмат ачкычы» дигән китапханә дәресе үткәрелде. Дәрестә катнашучыларга үзләренең сорауларын дөрес төзү, белешмә-библиографик аппараттан файдалану, кирәкле материалны тиз һәм җиңел табу, әдәбият исемлекләрен дөрес төзү  турында бик әһәмиятле мәгълүмат бирелде.

   Балалар каталог белән эшләүнең төп принциплары белән таныштылар, алфавит һәм системалы каталоглар, каталог карточкалары белән җентекләп таныштылар. Алар системалы һәм алфавит каталоглары ярдәмендә әдәбиятны үзләре сайларга өйрәнделәр.

Китапханәче энциклопедияләр, сүзлекләр, белешмәләр турында сөйләде һәм китапханәдә нинди белешмә басмалар барлыгын күрсәтте, библиографик әсбаплар белән таныштырды һәм белешмә һәм библиографик басмаларны мәгълүмат эзләүдә ничек кулланырга мөмкинлеген сөйләде.