Лесхозская сельская библиотека - филиал № 22

«Карга боткасы» (Грачиная каша)

Бик борынгы заманнарда кешеләр язны кара каргалар канат очларында алып килә дип ышанганнар. Карлар эреп, гөрләвекләр ага башлагач, яз хәбәрчеләре хөрмәтенә, «Карга боткасы» бәйрәме уздыра торган булганнар. Милли традицияләребез бүген дә халкыбыз күңелендә яши. 25 мартта Лесхоз мәдәният йорты каршына балаларны бәйрәмгә дәштек. «Кәрия-Зәкәрия»не җырлап, «Чума үрдәк, чума каз»ны уйнап, шигырьләр сөйләп, кашыкка йомырка куеп йөгереп ярышып алган арада ботка да өлгерде. Кечкенә артистлар тәмләп карга боткасы ашаганнан соң, калганын җиргә, суга, һавага һәм каргаларга бирделәр. Әлеге бәйрәмне генә көткән диярсең, көннәр дә җылытып җибәрде.