Лесхозская сельская библиотека - филиал № 22

Якты йолдыз булып балкыган гомер

Районыбызда  «Женские имена Республики Татарстан: история и современность» региональ проекты старт алды. Шул уңайдан Лесхоз китапханәсендә   55 ел гомерен музыкага , яшь буынны тәрбияләүгә багышлаган, республика һәм Бөтенсоюз фестивальләре лауреаты  ТАССР ның атказанган мәдәният хезмәткәре Фирая Мөхәммәтҗан кызы Батршина  белән “Якты йолдыз булып балкыган гомер” исемле очрашу кичәсе оештырылды.  Очрашуга Фирая ханымның хезмәттәшләре, районыбызнызның талантлы мәдәният хезмәткәрләре Нәсимә Гайнетдин кызы Гарифуллина, Рәзилә Илсур кызы Тимофеева,  җирле “Ак калфак” оешмасы әгъзалары, Арча агросәнәгат көллияте студентлары килде.