Лесхозская сельская библиотека - филиал № 22

Образ учителя на страницах детских книг

Һәр елны марның беренче чәршәмбесе - кычкырып уку көне буларак  билгеләнеп үтелә.  2023 ел - Россиядә укытучылар һәм остазлар елы уңаеннан Р. Миңнуллин исемендәге Республика балалар китапханәсе"Образ учителя на страницах детских книг" акциясе игьлан итте. Безнең китапханә дә бу акциягә кушылып балаларга кычкырып укулар үткәрде.  Укулар Лесхоз урта мәктәбендә башлангыч сыйныф балалары , китапханәдә 6 сыйныф укучылары өчен оештырылды. Без  мәктәптә В. Осееваның “ В классе”, В. Голявкинның  “Как я под партой сидел”, Р. Галиуллинның “ Очрашу” әсәрләрен укып фикер алыштык. Ә китапханәдә В. Распутинның “ Уроки французского” , Г. Горышинның  “Любовь к литературе”, А. Гыймадиевның “Кыш бабай бүләк давай” әсәрләре белән таныштык. Кычкырып уку шул темага багышланган  презентация белән кушылып барды.