Лесхозская сельская библиотека - филиал № 22

Туган телем – назлы гөлем. Киңдер сиңа күңел түрем!

Лесхоз китапханәсендә Халыкара туган телләр көненә багышланган «Туган телем – назлы гөлем. Киңдер сиңа күңел түрем!» исемле әдәби кичә үтте. 2023 ел Россия президенты тарафыннан укытучылар һәм остазлар елы дип игълан ителде. Шул уңайдан агросәнәгать көллияте студентлары белән очрашуга ветеран укытучылар Равил Шамил улы һәм Роза Загри кызы Фатыйховлар, Рәүфә Кәрам кызы Хәлиуллиналар, «Ак калфак»иҗтимагый хатын-кызлар оешмасы әгъзалары чакырылды. Алып баручы балаларга татар теленең тарихы, бөеклеге һәм байлыгы, аның чисталыгын бозылудан сакларга кирәклеге турында сөйләде. Балалар дөньяда телләрнең күптөрлелеге, шуларның яртысының юкка чыгуының сәбәбе, юкка чыгучыларны саклау зарурлыгы турында беләчәкләр, тел турындагы әйтемнәр, мәкальләр һәм әйтемнәр белән таныштылар. Ветеран укытучыларыбызның чыгышлары бик мавыктыргыч, кызыклы булды. Кунаклар үз хатирәләре белән уртаклаштылар, туган телдә шигырьләр укыдылар.  Очрашуны «Тел-милләт бәйрәме»китап күргәзмәсенә күзәтү белән тәмамладык.