Лесхозская сельская библиотека - филиал № 22

Бердәмлектә көч, хакыйкатьтә көч

Бөтен илебездә Украинада махсус операциядә катнашучы Россия хәрбиләренә теләктәшлек йөзеннән күпсанлы акцияләр һәм патриотик чаралар уза. Ватанны саклаучылар көне алдыннан, 18 февраль көнне Лесхоз авыл китапханәсендә «Бердәмлектә көч, хакыйкатьтә көч» исемле патриотик сәгать уздырылды. Чарага 16 яшьтән 20 яшькә кадәрге яшьләрне чакырдык.  Кичәбезне “Бүген безнең хәрбиләр Украина, Донбасс, Россия халкын нацистлардан яклый. Безгә бергә булырга, нык торырга һәм күптән көткән тынычлыкны кире кайтарырга кирәк!” дигән сүзләр белән башлап җибәрдек. Чарада катнашучылар махсус хәрби операция башланганчы нинди вакыйгалар булганы, Россия солдатларының ЛНР һәм ДНР халкын азат итү буенча батырлыклары турында мәгълүмат ишеттеләр. Бөтен Россия буенча һәм безнең районда шул исәптән Украинадагы махсус операциядә катнашучы хәрби хезмәткәрләргә ярдәм йөзеннән акцияләр узуы турында сөйләдек. Әлбәттә, хәзер Украинада барган вауыйгалар чын фаҗига. Әмма без барыбыз да үз гомерләре бәрабәренә тынычлык өчен көрәшкән  егетләребезнең көченә һәм батырлыгына ышанабыз. Очрашуны " Zа Россию, Zа мир  Zа наших " күргәзмәсенә күзәтү белән тәмамладык.