Лесхозская сельская библиотека - филиал № 22

Волшебная страна ПРИРОДА

Уен барышында “Үсемлекләр патшалыгы”, “Хайваннар патшалыгы”, “Иң- иң...”, “Урманнан сәламәтлек” һәм башка тукталышлар буенча сәяхәт ясалды. Балалар шигырьләр укыдылар, табышмаклар , ребуслар чиштеләр, гөмбәләрне танып белергә өйрәнделәр. Сценарий буенча физкультминутка һәм төрле хәрәкәтчән уеннарда да бик теләп катнаштылар. Ике команда арасында җиңүче ДУСЛЫК булды. Аларга  татлы күчтәнәчләр тапшырдык. Уенда катнашып алган белемнәре, балаларга киләчәктә зур ярдәм булсын иде дигән теләк белән таралыштык без кичәбездән.