Лесхозская сельская библиотека - филиал № 22

Мир детства

Бәйрәмебезнең тематикасы экология елына багышланды. Рәсем ясар өчен иң кулай урын – мәдәният йорты каршындагы мәйдан сайланды. Яшь талантларыбыз кулы белән зәңгәр күк йөзе, табигать күренешләре, чәчәкле аланнар асфальтка рәсем булыр төштеләр. Һәр рәсем  үзенчәлекле, матур килеп чыкты. Шуңа да жюрига җиңүчеләрне билгеләү шактый кыенга туры килде. Балалар барысы да истәлекле бүләкләр, татлы күчтәнәчләр, онытылмас истәлекләр  алып киттеләр бәйрәмнән. Хәтта болытлы көн, сибәләп торган яңгыр да бәйрәм рухын киметә алмады.