Лесхозская сельская библиотека - филиал № 22

Һәр җәүһәрдә халкым тарихы

9 февральдә җирле “Ак калфак” оешмасына йөрүчеләр белән Үрнәк балалар бакчасына кунакка бардык. Очрашуыбыз, татар халкының милли йолалары темасына багышланган иде. “Һәр җәүһәрдә халкым тарихы” исемле китап күргәзмәсеннән халкыбызның асыл йолалары, борынгыдан килгән һөнәрләре турындагы берсеннән берсе бай эчтәлекле китаплар белән таныштык. Мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Лилия Ринат кызы район күләмендә оештырылган “Милли хәзинә” конкурсы турында бик эчтәлекле чыгыш ясады. Балалар башкаруындагы милли бию һәм җырлар кичәбезнең чын йөзек кашы булды. Алсу Җәүдәт кызы алып барган чын күннән бизәнү әйберләре ясау буенча мастер класс та бик кызыклы һәм файдалы үтте.Соңыннан  җанлы, мавктыргыч сөйләшүне чәй өстәле артында дәвам иттек.