Лесхозская сельская библиотека - филиал № 22

Семейный оберег солдату

3 февральдә балалар  белән бергә  «Солдатка  гаилә сакчысы» дигән патриотик акциядә катнаштык. Без балалар белән Арча районы волонтерлары тарафыннан Украинадагы махсус операциядә катнашучы сугышчыларга ярдәм йөзеннән оештырылган хәйрия акциясе турында мәгълүмат белән уртаклаштык һәм «Кояшлы кошчык» исемле солдатлар  өчен Гаилә сакчысы әзерләргә тәкъдим иттек. Элек-электән, ерак юлга яки хәрби походка барганда, үзләре белән ир-атлар талисман яисә туган йортларын хәтерләтә торган сакчы алган. Мастер-класста катнашучылар   волонтер  Р. Н.Закирова биргән кызыл тукымалардан һәм ак җепләрдән Кояшлы кошлар иҗат иттеләр. Эш башланганда мастер – класста катнашучы балаларның бераз аптырап калуы сизелде, чөнки алар барысы да тормышларында беренче тапкыр үз  мондый акциядә  катнаштылар. Ә инде мастер-классны тәмамлаганда  балалар бер авыздан мондый тәҗрибәнең алар өчен бөтенләй яңа, әмма бик кызыклы һәм мавыктыргыч  булуын әйттеләр.