Лесхозская сельская библиотека - филиал № 22

Китап аша дөньяны ачабыз

Дөньяда шундый искиткеч  йорт бар, анда  китап аша барлык сорауларга да җавап табып була, ул китапханә дип атала. 18 гыйнварда безнең китапханәдә 1-2 сыйныф укучылары өчен «Китап аша дөньяны ачабыз» дип исемләнгән китапханә дәресе узды.Монда аларны «Әти, әни һәм мин – укучы гаилә – укучы ил» китап күргәзмәсе көтә иде. Балалар белән без «Яшәгән ди булган ди китапханә " исемле сәяхәткә юл тоттык. Алар китапханәнең кеше тормышында нинди роль башкаруын, анда ничә китап саклануын, кайсылары балалар өчен икәнлеген белделәр. Матур яңа балалар китапларын кызыксынып карадылар. Укучылар игътибарына төрле балалар журналлары, энциклопедияләр, иллюстрацияле белешмәләр тәкъдим ителде.Абонемент буйлап үткән әңгәмә-экскурсия бик мавыктыргыч үтте. Укучылар гаҗәеп шәһәрдә булдылар, анда урамнар урынына китап шкафлары, катлар урынына китап киштәләре. Балалар китапханәдән файдалану кагыйдәләре, китап укучы формуляры белән таныштылар. Соңыннан китап, китапханә һәм танылган әкият персонажлары турындагы табышмакларны бик теләп чиштеләр.