Лесхозская сельская библиотека - филиал № 22

Планета буйлап Яңа ел атлый

 

Иске Яңа елны каршылау яңа ел бәйрәмнәренең соңгы аккордларын куя. Бу бәйрәмнән соң, кышкы бәйрәмнәр чоры тәмамлана.  13 гыйнвар кичендә яшьләр өчен мәдәният йортында «Планета буйлап Яңа ел атлый» күңел ачу программасы оештырдык. Анда Иске Яңа елны бәйрәм итү традицияләре турында сөйләдек. Кыш һәм Яңа ел турында табышмаклар чиштек, Яңа елны дөньяның башка илләрендә ничек каршы алулары турында сөйләштек. Яшләр конкурсларда һәм уеннарда да актив катнаштылар. Кичә бик җанлы, күңелле үтте. Соңыннан Кыш бабай һәм Кар кызы катнашындагы  дискотека бик күңелле узды.