Лесхозская сельская библиотека - филиал № 22

Зайка, зажигай-ка!

Яңа ел... Урамда  ап-ак кар, чыршы ылыслары исе, төрле төстәге уенчыклар һәм мишуралар ялтыравы һәм, әлбәттә инде, Яңа ел бүләкләре белән килә ул.. Безнең китапханәдә ел саен балалар һәм өлкәннәр өчен яңа ел чаралары уза. Быел китапханәдә "Төкле аягың белән Яңа ел”" күргәзмә-сюрприз оештырылды.Аанда Яңа елны ничек каршылау турында файдалы киңәшләр табарга мөмкин.

  Ә инде 5 гыйнвар көнне мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә “Зайка, зажигайка!” исемле яңа ел күңел ачу программасына 5 яшьтән 12 яшькә кадәрге балаларны чакырдык. Балалар өчен кызыклы һәм эчтәлекле программа әзерләдек. Катнашучылар Яңа елны бәйрәм итү тарихы, Яңа ел чыршысы тарихы, һәм әлбәттә инде Кыш Бабай турында да белделәр. Кунакка кызыклы әкият персонажлары - Бүре, Керпе, Лесовик һәм  яңа елының символы – Куян килде. Кыш бабай белән Кар кызы килгәннән соң, чын күңел ачу - чыршы тирәли әйлән-бәйлән уйнау, Яңа ел җырлары һәм биюләре, шигырьләр уку башланды. Кыш бабай белән Кар кызы бик күп Яңа ел конкурслары, күңелле уеннар үткәрделәр. Җиңүчеләр матур бүләкләргә лаек булдылар.