Лесхозская сельская библиотека - филиал № 22

Саумы яңа ел!

31 декабрьдә Үрнәк бистәсендә «Саумы яңа ел!» исемле бал - маскарад узды. Мәдәният йортында барысын да, матур итеп бизәлгән Яңа ел чыршысы көтә иде. Без мәдәният йорты хезмәткәрләре белән кызыклы  бәйрәм  программасы әзерләдек. Кунакка төрле әкият персонажларын чакырдык. Кыш бабай белән Кар кызы килгәннән соң, чын күңел ачу - Яңа ел җырлары һәм биюләре, шигырьләр уку башланды. Кыш бабай белән Кар кызы бик күп Яңа ел конкурслары, күңелле уеннар үткәрделәр. Җиңүчеләрне бүләкләр көтә иде. Күңелле музыка, күтәренке кәеф, Кыш Бабайдан һәм Кар кызы котлаулар бәйрәмдә катнашучыларның барысына да күтәренке рух, әкияти тылсым, күңел ачу һәм шатлык хисе бүләк итте. Кичә яңа ел дискотекасы белән тәмамланды.