Лесхозская сельская библиотека - филиал № 22

Кояшлы балачак

        1 нче июнь – Балаларны халыкара яклау көне – ул, беренче чиратта, өлкәннәргә балаларның яшәү хокукын, фикерләү, дин тоту һәм белем алу, ял итү иреген тәэмин итүнең, гуманлы һәм гадел җәмгыять төзүдә мөһим шартлар икәнлеген искә төшерүче көн.
Бөтен җир шарындагы сабыйларга игътибар җәлеп итү максатыннан әлеге бәйрәм һәрвакыт төрле чаралар белән уздырыла.

Без дә мәктәп яны балаларның  ял итү лагерында тәрбияләнүче балалар өчен, тәрбиячеләр белән берлектә “Кояшлы балачак” исемле әдәби музыкаль кичә үткәрдек. Кичә барышында алар Мальвина һәм Буратино белән бергә җәйгә багышланган шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, әдәби викторинада, спорт уеннарында катнаштылар. Балалар “Мин балачак иленнән” дип аталган китап күргәмәсенә күзәтүне дә бик яратып кабул иттеләр.  Бәйрәм аларга күтәренке кәеф, матур ял бүләк итте.